logo
МБУК
«Межпоселенческая клубная система»

муниципального района Аскинский район РБ
Башҡортостан республикаһы Асҡын районы
«Биләмә-ара клуб системаһы»

муниципаль бюджет мәҙәниәт учреждениеһы
Республика Башкортостан, 452880, Аскинский район, ул. Пионерская, 7 | Башҡортостан Республикаһы, 452880, Асҡын ауылы, Пионер урамы, 7
e-mail: askino.kultura@mail.ru, Тел. (34771) 2-12-10, 2-13-97

Аек һәм сәламәт тормышка омтылып яшибез!

Республикабызда аеҡ һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, халыкыы жәмәгать тормышында катнашуга жәлеп итү, үсеп килүе буынны илсөярлек рухында тәрбияләү, халыкларның тарихи, мәдәни һәм дини традицияләрен тергезү кебек максатларны күз уңында тотып оештырылган “Аек авыл” конкурсын белмәгән аның асылын аңламаган кеше юктыр. Районыбызда шушы уңайдан бик күп эшләр башкарыла, авыллар актив рәвештә зур теләк белән “Аек авыл” конкурсында катнаша һәм Республика кимәлендә дә зур уңышларга ирешә, жиңүләр яулый.
Шушы көннәрдә Гөмбә авылында “Агы барның – сые бар” дип аталган күркәм тамаша үтте. Бу бәйрәм ел буена башкарылган эшләрне эченә алып, йомгаклау чарасы булып торды. Бәйрәмдә Гөмбә, Билгеш, Кашка, Әмир авылларының уңган-булган хужабикәләре катнашты. Алар сөт ризыкларыннан житештерелгән күркәм, мул күргәзмә-табын әзерләгән иде. Һәр авыл һәм өстәл хужабикәләре матур итеп жырлар башкарды, осталык дәресләре күрсәтте. Хужалар буларак, чараны Гөмбәләр ачты һәм кызыл эремчек эшләү тәртибен тәкъдим итте. Аның файдасы хакында да сөйләп үттеләр. Ә Билгеш авылы хужабикәләре тәмле йогурт ясау рецепты белән уртаклашты һәм шулай ук май язу тәртибен дә күрсәтеп узды. Кашка авылы хужабикәләре дә корытның файдасы турында бик жентекләп сөйләде. Моңлы һәм күңелле жырлар чараны тагын да жанландырып, ямьләндереп жибәрде.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мул итеп корылган табыннар күргәзмәсеннән тыш, клуб эче әбиләребезнең сандыкларында сакланып яткан чагу паласлар, төрле ысуллар белән чемәрләп чигелгән тастамаллар, мендәрләр белән матур һәм зәвыклы итеп бизәлгән иде. Әбиләребезнең менә шундый сакланып килгән комарткылары чын-чынлап соклану, горурлану хисе генә уята һәм милләтебезнең алтын куллы, тырыш, матурлыкка гашыйк халкының йөзен ачыклый. Мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте идарәлеге начальнигы һәм “Аек авыл” республика конкурсының Кашка авыл биләмәсе кураторы Гөлзифа Мөхәмәтдинова гөмбәлеләргә 26 ноябрьдә булачак муниципаль этапта презентацияләрен лаеклы яклап, жиңүләргә ирешүләрен теләде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, ул үзе дә, куратор буларак, нинди генә сораулар белән мөрәжәгать итсәләр дә, ярдәмсез калдырмый, кирәк икән барып килеп, һәрчак булышып тора.
“Аек авыл” конкурсы чикләрендә авылда әйтеп бетергесез күп эшләр башкарылды. Урындагы халык берләшеп, сугышчыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Бу да зур игътибарга лаек. Чара ахырында Кашка авыл биләмәсе башлыгы Ринат Галәветдинов бүгенге бәйрәмне оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды һәм киләчәктә дә шулай актив булып, аек һәм сәламәт тормышка омтылып, һәрчак бердәмлектә авылның утын сүндерми ямьләп яшәргә өндәде.