Чишмә-Үрәкәй авылында күркәм чара үтте
Шушы көннәрдә Чишмә-Үрәкәй авылында “Аек авыл-2024” республика бәйгесе кысаларында иң кадерле кешеләребез “Әниләр көне”нә багышланган бик матур чара үтте. Күркәм тантанада район хакимияте башлыгы урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева, район Советы секретары Рима Нәбиуллина да катнашты. Чара башланыр алдыннан клуб методисты Шәмгунә Зыятдинова кунакларны төрле камыр ризыкларыннан һәм кул эшләреннән торган күргәзмә белән таныштырып үтте. Өстәлдә авылның аш-суга, кул эшләренә оста хатын-кызлары тарафыннан пешерелгән, чигеп, тегеп, бәйләп эшләнгән әйберләр урын алган иде. Шулай ук клуб чикләрендә оештырылган музей белән дә танышты кунаклар. Арбаш авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Зыятдинов биредә туган төбәгенең киләчәге өчен янып торган, тырыш, уңган халык яшәве һәм быелгы елда башкарылган, шулай ук башкарыласы эшләр турында сөйләп узды. Наза Миңнегалиева (авылның кураторы) үзенең туган авылы халкы белән чын-чынлап горурлануы, аларның сәламәт, аек тормыш алып баруы, авылның котын саклап яшәүләре хакында әйтеп үтте. Бүгенге көндә уллары, ирләре Махсус хәрби операциядә булган һәм илебезне, безнең тынычлыгыбызны саклап башын салган солдатларыбызның да әниләре концертка чакырылган иде. Фәнил Ихсан улы барлык әниләрне бәйрәм белән тәбрикләде, Украинада барган хәрби операциядә әлеге вакытта катнашучы уллары һәм анда һәлак булган авылдаш егетләрне искә алып үтте. Аларның әниләренә, тормыш иптәшләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Сәхнәдән яңгыраган чагу жыр-биюләр сөекле әниләргә, шулай ук тырыш авыл халкына багышланды. Һәр жыр, концерт номеры патриотлык тойгысы, туган жиребезгә сөю белән сугарылган иде. Чара ахырында әниләр бергәләп тәмле камыр ашларыннан авыз итте, чәй өстәле артында тормыш мәшәкатьләре турында әңгәмәләште.








